Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

309 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

41ендә матди зыян китерелгән. 4сендә кешеләр имгәнгән. 5 машина йөртүче исерек килеш, штрафын түләмәгән 1 кеше тотылган.

Осиновоның Садовая урамында «Казан-Осиново» 62нче маршруты автобусын йөртүче соңгы тукталышта борылган вакытта бала арбасын бәрдергән һәм ДТП урыныннан китеп барган. Нәтиҗәдә баланың бәрелгән урыннары булып, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
Яшел Үзәннең Комсомольская урамында «Лада-111930» автомобилен йөртүче 40 яшьлек ир юл кагыйдәсен бозып, «Пежо-207» автомобиленә юл бирмәве нәтиҗәсендә, ДТП чыккан һәм «Пежо»ның 9 яшьлек пассажиры тән җәрәхәтләре алган. Аңа бер тапкыр медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Комсомольская-Гоголь урамнары чатында «Лада-Калина» автомобилен идарә иткән 61 яшьлек ир «ВАЗ-21150» автомобиленә юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә «ВАЗ»ның иминлек каешын кимәгән 15 яшьлек пассажирының умырт ка сөягенә һәм бөерләренә зыян килгән. Аны дәваханәгә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X