Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

30 майда коронавирус татарстанлының гомерен өзде

Татарстанда коронавирустан 12нче үлем очрагы расланды.

1941 елгы Казан кешесе 27 майдан бирле сугыш ветераннары өчен госпитальдә (вакытлыча инфекция бүлегендә) стационар дәвалануда булган. Авыр хәлдәге (ике яклы интерстициаль пневмония) пациент реанимация бүлегенә күчерелгән. Уздырылган интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле начарлана.

30 майда табиблар йөрәк эшчәнлеген тукталу нәтиҗәсендә, үлемне раслый. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен патолого-анатомик экспертиза үткәрелә. Вирус ачыклана. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Республика оператив штабыннан хәбәр итүләренчә, Татарстанда тәүлектә, 17 июньдә, 39 яңа СОVID-19 очрагы ачыкланган. Барысы да контактлы. Авыручыларның 13е хастаханәгә озатыла. Барлыгы республикада 1154 кеше дәвалана.

Казанда 31 яңа очрак ачыкланды, Чаллыда - 2. Бер очрак - Яшел Үзәндә, Югары Ослан һәм Лаеш районнарында. Аксубай районында өч очрак. Авыручыларның берсенә 18 яшь юк. Калганнарына 18дән 90 яшькә кадәр. Татарстанда барлыгы 4 040 коронавирус очрагы теркәлгән, 2 874 кеше сәламәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев