Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2%ка түләүсез займ һәм кредит: ТР бизнесы 10,5 млрд сумга хуплады

4,4 мең Татарстан эшмәкәре ярдәм алды.

Татарстан эшмәкәрләренең 4,4 меңнән артыгы хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү өчен процентсыз заемнардан һәм 2%лы кредитлардан файдаланды. Алар 10,5 млрд сум алган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюда ТР Гарантия фонды директоры Тимур Темиргалиев сөйләде.

Хезмәт хакын түләүгә процентсыз заемны республиканың 16 банкында алырга мөмкин. Мондый кредит бер елга исәпләнгән. Өстәвенә, беренче алты айда эшкуарларга процент түләргә кирәк түгел, ә ярты елдан бизнес өчен ставка елына 4% тәшкил итәчәк. Тагын бер программа - еллык 2% белән займнар бирү. Ул шулай ук хезмәт хакы түләүгә юнәлдереләчәк. Аның аермасы шунда, мәшгульлек сакланганда бизнесның төп тәне кредит буенча да, процентлар буенча да түләмәү мөмкинлеге булачак.

«Агымдагы көнгә инде 4,4 меңнән артык эшкуар 10,5 млрд сумлык ярдәм чаралары белән файдаланды. Сумма шактый саллы - ул 140 млрд сум тәшкил иткән кече һәм урта бизнесны кредитлауның гомуми портфеленең 7,5% ы ", - дип билгеләде Темиргалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев