Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

29.04. – 05.05. атнасына йолдызлар фаразы

Кучкар. Профессиональ тормышыгызда мөһим үзгәрешләр турында уйланырсыз. Барлыкка килгән үсеш мөмкинлекләре тиз эш итүне таләп итәчәк. Җитәкчеләр белән сак булыгыз —конфликтлар булырга мөмкин. Планеталарның энергиясе физик активлыкны стимуллаштыра, бу хәлегезне яхшыртачак.

Үгезбозау. Профессиональлегегез аркасында игътибар үзәгендә булачаксыз. Карьера үсеше мөмкинлекләре туар, ләкин алар өстәмә бурычлар куячак. Шәхси тормышта сак булырга киңәш ителә – барлык яңарышлар да файдага түгел. Финанс ягыннан, уйланылган карарлар ярдәмендә, хәл тотрыклы калачак.

Игезәкләр. Кәефегезнең тотрыксызлыгы тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләргә тәэсир итәчәк. Эштә игътибарыгызны читкә алучы факторларга карамастан, концентрацияне сак­лау мөһим. Күптән күрмәгән кеше белән очрашу кайбер мәсьәләләргә карашыгызны үзгәртергә мөмкин.

Кысла. Тормыш юлыгыз турында тирән уйланырга мөмкинлек туачак. Гаилә мөнәсәбәтләренә үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Эштә барысы да план буенча бармаячагын исәпкә алырга тырышыгыз. Эмоциональ өлкәдә шатлыклар да, борчулар да булырга мөмкин, монда сабырлык мөһим.

Арыслан. Күптән кичектерелгән проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк иҗади көчләр агымын тоярсыз. Профессиональ өлкәдә алган тәҗрибәгә йомгак ясар чак. Мәхәббәттә авыр темаларга сөйләшүләр башларга вакыт. Артык стресстан сакланыгыз, сәламәтлегегезгә тискәре тәэсир итүе бар.

Кыз. Финансларыгызны тәртипкә китерергә мөмкинлек туар һәм бу зур җиңеллек китерер. Һөнәри өлкәдә яңа эш юнәлеше белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килергә мөмкин. Якын кешеләрегезне аңлау мөнәсәбәтләрне сак­лауда мөһим роль уйнар. Сәламәтлек ягыннан, ял итүгә игътибар бирегез.

Үлчәү. Максатка ирешү өчен бик аз көч куясы калды. Үзегезгә тәнкыйтьле караш та файдага булыр. Сишәмбе көнне, вакытында чишелгән конфликт үзен искә төшерер, бу хәлгә игътибарлы карарга тырышыгыз. Хәзер сезне дөрес аңлауларына ышану мөһим. Җомга көнне дустың белән күңелгә ятышлы сөйләшү проблемалардан арынырга мөмкинлек бирәчәк.

Чаян. Шәхси тормышыгыздагы тынычлыкны бозарлык хисләр тәэсирендә булачаксыз. Аларның йогынтысы астында карарлар кабул итмәү мөһим. Нәтиҗәләр шунда ук күренмәсә дә, эштә үҗәтлек кирәк. Сәламәт диетага игътибар итегез.

Укчы. Шәхси тормышыгызны баетачак яңа шөгыльләр табарсыз. Эштә көндәшлекнең артуын тоярсыз, әмма бу сезне һөнәри үсешкә этәрәчәк. Эмоциональ яктан аралашуга ачык булу вак-төяк аңлашылмаучанлыкларны чишәргә ярдәм итәчәк. Эш һәм ял арасындагы баланска игътибар итегез.

Кәҗәмөгез. Эштә һөнәри осталыгыгызны раслаячаксыз һәм бу лаеклы танылу китерәчәк. Тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрдә, аеруча икенче яртыгыз белән, компромисска бару сәләте мөһим булачак. Финанс ягыннан отышлы инвестиция­ләр өчен мөмкинлек барлыкка киләчәк.

Сукояр. Һөнәри киләчәгегезгә тәэсир итә торган сайлау алдында торачаксыз. Финанс өлкәсендә барысы да тотрыклы, ләкин җентекләп планлаштыру кирәк. Мәхәббәттә мөнәсәбәтләрне ныгытачак романтик мизгелләр турында кайгыртыгыз. Табигатьтә ял итү энергия бирәчәк.

Балык. Хисләрегездә «казынып», ихтыяҗларыгызны аңларсыз. Эштә иҗади караш таләп итә торган яңа биремнәр булырга мөмкин. Ачыклык һәм намуслылык шәхси тормышыгызда мөһим булачак. Бюджетка зыян китерерлек артык импульсив чыгымнардан сакланыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев