283 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган
33ендә матди зыян китерелгән. 3 кеше зыян күргән. 8 машина йөртүче исерек килеш тотылган. Штрафын түләмәгән өчен 2 машина йөртүче тоткарланган.
Васильевоның Стаханов урамында «Киа-Рио» автомобилен йөртүче 31 яшьлек ир юлдан чыгып барган 15 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Нәтиҗәдә, башы һәм аягы бәрелгән яшүсмергә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Тойота» автомобилен йөртүче 36 яшьлек ир юл йөрү кагыйдәсен бозып, машинасы белән баганага бәрелгән. 5 яшьлек пассажирының имгәнгән урыннары булып, аңа медиклар ярдәме таләп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев