25 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк
Яшәеш

25 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керәчәк

Пиротехниканы куллануга чикләүләр (бенгаль утлары, хлопушкалардан тыш) киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Кагыйдәләр чикләрдә урнашкан территорияләрдә гамәлдә булачак:

  •  Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр ераклыкта.
  •  Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күпләп булган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йорт хуҗалыклары чикләреннән 30 метр ераклыкта.
  •  Күп фатирлы йортлардан 30 метр ераклыкта.

Игътибарлы һәм сак булыгыз

Чыганак: Вечерняя Казань


Нет комментариев