Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

23 сентябрьдә татарстанлылар «гараж амнистиясе» буенча бушлай консультация ала алачак

Гражданнарны 10.00дән 11.00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары кабул итәчәк. Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.

Исегезгә төшерәбез, «гараж амнистиясе» турындагы законның 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керү сәбәпле, Татарстанда атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә әлеге законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кайнар линияләр үткәрелә.

Яңа законның гамәлдә булуы гараж билгеләнешендәге объектларга (рөхсәтсез төзегәннәргә түгел) кагыла, бары тик 2004 елның 30 декабренә кадәр, ягъни шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән фундамент һәм диварлары булган капиталь объектларга гына кагыла. Гараж амнистиясе буенча гараж гына түгел, ул урнашкан җир участогын да рәсмиләштерергә мөмкин. «Гараж амнистиясе» 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X