Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елның 5-7 декабрендә Казанда «Киләчәк ориентиры» туристик форумы узачак

Бу нетворкинг, туризм өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча тәҗрибә алмашу һәм фикер алышу өчен заманча мәйданчык.

Форум спикерлары туризм өлкәсендәге халыкара, Россия экспертлары һәм практиклары.

"Киләчәк ориентиры" алтынчы форумы фокусы туризмда заманча трендларга һәм цифрлы трансформациягә юнәлтелгән.

Форум программасы, шулай ук, катнашучыларны Татарстан Республикасының туристлык потенциалы һәм аның территориясендә уңышлы кейслар белән таныштыруны күздә тота.

Форумның форматы: «кроссовкаларда» - ягъни рәсми костюмнардан түгел, ә бу нетворкинг өчен уңайлы формат булдырырга һәм һәр катнашучыга үз өендә кебек хис итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Киләчәк ориентиры» форумы Туризм буенча федераль агентлык ярдәмендә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан уздырыла. Форумны оештыручы булып Стратегик инициативалар агентлыгы тора.

Генераль медиа-партнер: Profi.Travel медиахолдингы.

Катнашу өчен теркәлү https://kazantourforum.ru/ сайтында 28 ноябрьгә кадәр мөмкин

*Чарада катнашу өчен QR коды кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X