Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елның 25 июненнән 554 нче маршрут буенча пассажирлар йөртү туктатыла

Хөрмәтле пассажирлар!

Бүгенге көндә 554 нче номерлы «Яшел Үзән - Бишнә - Казан» маршруты зыянга эшли. «Пригород» ҖЧҖ алга таба әлеге маршрутка хезмәт күрсәтә алмый.

"Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багажны даими йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 13.07.2015 ел, № 220-ФЗ Федераль закон нигезендә пассажир йөртүче заказчыга (безнең очракта бу Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы) тиешле мәгълүматны маршруттан баш тарту датасына 90 көн кала җиткерергә тиеш.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, «Пригород» ҖЧҖ 2021 елның 25 июненнән 554 нче номерлы маршрут буенча пассажирлар ташу хезмәте күрсәтүдән туктаячак.

ПАТП матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев