Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла

Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.

Татарстанда быел 2 млн 670 мең кв. метрдан да ким булмаган торак кертү планлаштырыла. Бүгенге көндә план 3,9%ка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Айзатуллин искәртеп узганча, иң мөһим юнәлеш, бигрәк тә республикада ун еллык перспективага куелган бурычлар беренчелегендә, торак төзелеше.

Министр соципотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды алдан 161 йортка (5 159 фатир) инвестпрограмма формалаштырган, дип билгеләп үтте. Хәзерге вакытта алты йортны файдалануга тапшырдык.

Коммерцияле төзүчеләр 2021 елда 164 күпфатирлы йортны тапшырырга тиеш. Җиде объект әзер һәм тапшырылды. 40 йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә, 49ы - уртача, 68е - түбән әзерлектә.

Шәхси торак төзелеше программасы буенча 2021 елда 8 330 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенгә 30 йорт төзелеп беткән инде.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары нигезендә, торак мәйданын 738 гаилә алачак, шул исәптән 636 ятим бала, 45 күп балалы гаилә, 48 яшь гаилә һәм тугыз граждан - Ерак Төньяктан күченеп килергә мәҗбүр кешеләр һәм чернобыльчеләр.

Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев