Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елда Россиядә кайберәүләр пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукын алачак

2021 елда аеруча авыр һәм куркыныч эш урыннары хезмәткәрләре пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак, шулай ук өстәмә рәвештә кайбер пенсионерлар (эштән чыгарылганнан соң, зур стаж була торып, эшкә урнаша алмаган) һәм күп балалы аналар (пенсиягә чыгу вакыты аларның балалар санына бәйле).

Мәгълүм булганча, 2021 елда мондый категорияләргә металлургия, машина төзелеше һәм химия производстволары хезмәткәрләре керә. Шулай ук пенсияне вакытыннан алда педагогларга, медикларга, артистларга һәм сәламәтлек торышы яки социаль мотивлар буенча пенсиягә китәргә хокукы булганнарга, мәсәлән, инвалидларга яки Ерак Төньякта эшләүче кешеләргә билгелиләр.

Исегезгә төшерәбез, хатын-кызларда пенсиягә чыгу яше 60 яшь, ирләрдә 65 яшь тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев