Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елда Россия укучылары математика буенча БДИ тапшырмаячак

Сүз бары тик база өлешенә кагылучы бердәм дәүләт имтиханы турында гына бара.

2021 елда укучылар математика буенча база өлешеннән БДИ тапшырмаячак, дип хәбәр итте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Югары уку йортларына укырга керергә планлаштырмаган чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан имтиханнар тапшыру да җитә.

Югары уку йортында укуын дәвам итәргә планлаштыручылар рус теле буенча БДИ һәм укырга керү өчен кирәкле предметларны тапшырырга тиеш булачак.

Моннан тыш, 9 нчы сыйныфларда аттестатлар агымдагы елда ике мәҗбүри предмет - рус теле һәм математика нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк. Хәзерге вакытта имтиханнар май ахырына планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев