Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елда пенсионерларны 4 мөһим үзгәреш көтә ПФР

Киләсе елның гыйнварыннан пенсияләрне ел саен индексацияләү булачак. Картлык буенча түләүләр 6,3 процентка артачак, ә көтелгән инфляция үсеше 4 процентка якын булачак.

Яз көне социаль пенсияләрнең 2,6 процентка артуы көтелә. Ә эшләүче пенсионерларга август аенда бераз акча өстәләчәк. Гражданнарга яңа хезмәт хокукларын, ягъни агымдагы елда эш бирүчеләр керткән иминият взносларын өлешчә исәпләячәкләр. Анда максималь өстәмә чикләнгән — бары өч пенсия баллы гына өстәләчәк (бу 300 сумга якын). Тулы күләмдә индексациягә алар бары тик эштән киткәннән соң гына исәп тота ала.

Шулай ук, киләсе елда пенсия яше дә артачак. Яңа сроктан ярты елга алданрак 1965 елгы хатын-кызлар һәм 1960 елгы ир-атлар чыга алачак. Өченчедән, электрон хезмәт кенәгәләренә тулы күчү булачак. Шул вакыттан башлап барлык яңа хезмәткәрләр кулларына кәгазь аналоглар алудан туктаячак. Аңа бары тик яңа язмалар гына өстәләчәк. Алдагы еллардагы стажыңны исбатлау өчен эш бирүчеләрдән белешмәләр җыярга туры киләчәк. Үзеңне классик кәгазь хезмәт кенәгәсен югалтудан алдан иминиятләштерергә була. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россиялеләрне көтә торган соңгы үзгәреш – тупланмаларның яңа формасы. Гражданнар үз хезмәт хакларыннан ай саен 1дән алып 6 процентка кадәр акчаларын мөстәкыйль рәвештә туплап бара алачак. Мондый мөмкинлек теләге булган һәр кешегә биреләчәк, әмма беркемне дә мәҗбүр итмәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X