Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елда йорт төзелешенә дәүләттән ничек бушлай урман алырга

Өйләре янганнарга агач мәҗбүри тәртиптә бирелә һәм бушлай!

Агачка бирелгән әлеге ташлама белән илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр куллана ала. Ул төзелештә кулланыла, агач материаллар торак төзекләндерүдә алыштыргысыз. Күпләр өчен ул ягулык та булып тора.

Төрле төбәкләрдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, шулай ук, бушлай урманга исәп тота ала. Шундый ук өстенлек инвалидларга да кагыла. Ташламалары булган затлар агач материалын хакимияттән, аукционнарда катнашмый гына, алалар. Әмма мондый статус алу өчен билгеле бер шартлары бар. Төрле төбәкләрдә алар төрле. Агачны коммерция максатларында файдалану тыела. Урманны бүлеп бирү тәртибе төбәкләргә карап үзгәрә.

Шуңа күрә сезнең төбәктә гамәлдә булган кануннар белән алдан ук танышырга һәм шуннан соң гына эшкә керешергә кирәк. Янгыннан соң тораксыз калучыларга урман бушлай бирелә. Әмма моның өчен Дәүләт янгын күзәтчелегеннән тиешле документларны алу кирәк.
Мондый гозер белән Равиль Кузюров исеменә язылган гаризаны, кирәкле документларны да кушып, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев