Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елда "Татмедиа" медиахолдингы тиражларны 20%тан артыкка үстерде

Ваклап сату тиражларының артуы сәүдә нокталарында "Татмедиа" продукциясен өстенлекле сатып алулары белән бәйле.

2020 елда «Татмедиа» АҖ газеталарының һәм журналларының гомуми тиражлары 20 %тан күбрәккә үсте. Язылу да, ваклап сату да арткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.


"Беренчел нәтиҗәләр күрсәткәнчә, быел без гомуми тиражның 20% тан артыкка үсүенә ирештек. Бу зур уңыш. Без район газеталарының тиражларын тотрыкландыра һәм республика басмаларының 22,4%ка тиражларын арттыра алдык. Ә журналлар, гомумән, язуны икеләтә арттырдылар! Әмма иң мөһиме - "Татмедиа" басмалары ваклап сатуда күбәйде. Бу бик мөһим күрсәткеч, чөнки укучылар безнең продукция өчен сумнар белән тавыш бирә», - диде Садыйков.


Аның сүзләренә караганда, басмаларга язылуны контентның сыйфатын арттыру аркасында үстерергә мөмкин булды. "Бүген журналның һәр чыгуы яңалыклар сәбәбенә әверелә. Бу социаль челтәрләрдә яктыртыла, видеороликлар, телевидение сюжетлары күрсәтелә. Журналларның үзләрендә кызыклы темалар, уникаль фактура барлыкка килде.

«Татарстан» журналының юбилей номерын яисә «Казан» журналының «көч урыннарына» багышланган соңгы номерын карау да җитә, - дип мисал китерде генераль директор.



Шамил Садыйков, шулай ук, ваклап сату тиражларын арттыру күп очракта барлык сәүдә нокталарында да "Татмедиа" продукциясен өстенлекле сатып алулар белән бәйле, дип аңлатты. "Хәзер безнең журналлар шунда ук күренә, безнең аудитория белән элемтә бар", - дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.

Татарстанның иң эре медиахолдингы «Татмедиа» АҖ 2020 елда үзенең 13 еллыгын билгеләп үтте. Компания 98 газета, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайтны берләштерә. «Татмедиа» АҖ коммуникацияләренең традицион каналлары белән беррәттән, бүген социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм видеохостингларда барлык популяр мәйданчыкларда да тәкъдим ителде: Instagram, Telegram, YouTube, TikTok, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, Twitter, WhatsАpp. Компания берләшмәләренең гомуми саны 350 дән артык бит, мессенджерларда 50 канал, 100 YouTube-канал тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев