Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елда Татарстан «Мәдәният» милли проекты буенча 170 млн сумнан артык акча алачак

Акча мәдәният йортлары, театрлар һәм китапханәләрне яңартуга тотылачак.

Татарстан театрлары, мәдәният йортлары һәм китапханәләр 2020 елда модернизацияләүгә 170 млн сумнан артык акча алачак. “Мәдәният” милли проекты буенча субсидияләрне РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Документ нигезендә, 2020, 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджетына мәдәният тармагына ярдәм итүгә 131,5 млн сум субсидия керәчәк. ТЮЗларны һәм курчак театрларын заманчалаштыруга шул ук чорга 22 млн сум акча җибәреләчәк.

Татарстанга тагын 20 млн сум модель китапханәләре булдыруга акча бүлеп бирергә планлаштыралар. Сүз уңаеннан, мондый китапханәләр элегрәк Болгарда һәм Татарстанның Биектау районында ачылды.

"Мәдәният" илкүләм проекты буенча Татарстан 1,6 млрд сум тирәсе алачак - бу сумма Россия төбәкләре арасында иң әһәмиятлеләреннән берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев