Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 елда эштән китүче пенсионерларга өстәмә түләүләр каралган

Россия Федерациясе Хезмәт кодексына эштән азат ителгәндә эшләүче пенсионерларның хокукларын яклаячак төзәтмәләр кертелгән.

Бу очракта аларга, бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү 36 мең сум тирәсе булачак, дип хәбәр итә Primpress. 210-ФЗ номерлы Федераль закон әле 13 июльдә үк басылып чыккан һәм РФ Президенты Владимир Путин имзалаган. Төзәтмәләр 12 августта үз көченә кергән. Әлеге документ нигезендә, инде пенсионер булган өлкән яшьтәге хезмәткәр, үз теләге белән яки җитәкчелек таләбе буенча эштән киткәндә, уртача айлык оклады күләмендә өстәмә түләү ала алачак, һәм ул минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләменнән ким булмаска тиеш.
МРОТ 12130 сум тәшкил итә. Эштән киткәндә өлкән яшьтәге хезмәткәргә кимендә ике МРОТ күләмендә пособие дә түләнә ала. Шулай итеп, 2020 елда пенсионерны эштән азат иткәндә яңа түләү 36390 сум тәшкил итәчәк. Суммасы эш бирүченең юмартлыгына карап, күбрәк тә булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев