Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2020 ел ахырына Татарстанда якынча 3 млн кв. метр торак файдалануга тапшырырга планлаштыралар

Республиканың барлык төзелеш тармагы торакны сафка бастыру бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте ТР төзелеш министры.

Татарстанда бу ел ахырына якынча 3 млн кв. метр торак файдалануга тапшырырга планлаштыралар, хәзер бөтен төзелеш тармагы әлеге бурычны үтәүгә әзер. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында хәбәр итте.

«Быел 2 млн 979 мең кв. метр мәйданны сафка бастыру бурычы куелды. Без бу бурычка барабыз, Рөстәм Нургалиевич, Дәүләт Советының торак төзелеше һәм шәһәр мохите буенча эш төркеме җитәкчесе буларак, бу хакта берничә тапкыр белдерде», - диде министр. «Татарстан Республикасы буенча 5 ел дәвамында максат куелды - 3 млн 600 мең кв. метр. Бу без эшләргә күнеккән саннардан нәкъ бер ярым тапкырга күбрәк", - дип билгеләде ул. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов белән интервьюны Sntat газетасында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә мөмкин булачак.

«Андрей Кузьмин белән галстуктан башка интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында бүген 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев