Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2019 елда «Экология» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды

Бер ел эчендә урманны ясалма торгызу эшләре 1770 гектар мәйданда үткәрелде.

Узган елда Татарстанда “Экология” милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

“2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектар мәйданда урманны ясалма торгызу эшләре үткәрелде, 36 гектар мәйданда катнаш урман торгызу, 542 гектар табигый урман торгызуга ярдәм итү һәм урман үрчетү - 166 гектарда», - дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.

Ул, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда урманнарның өлгергән, корыган агачларны тоташ һәм санитар кисүләр мәйданы 2598 гектар тәшкил итте, һәлак булган урман утыртмаларының мәйданы - 1128 гектар. Шул ук вакытта, 2019 елда “Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданын киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата” максатчан индикатор 67,5 % тәшкил итте, бу планның 108 % ын тәшкил итә дип өстәде.

2020 елда “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 197,7 млн сум акча бүленәчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җайланмалары сатып алуга - 46,4 млн сум.
Бу акчага 4,8 мең гектар мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләрен башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн. үсенте үстерү планлаштырыла.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының төп максаты - 2024 елга 100 % нисбәтендә урманнарның юкка чыгу һәм яңадан җитештерү балансын тәэмин итү. Ике максатчан индикатор билгеләнгән: «Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү мәйданын киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата мөнәсәбәт» (процентларда - искәрмә Т-и) һәм "Урман янгыннарыннан зарар" (миллионнарда - искәрмә Т-и).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев