Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2 яшьлек кыз бала һәм әнисе – юл корбаны

Юлларда әледән-әле  кеше имгәнүләренә һәм хәтта үлем очракларына  китергән аварияләр чыгып кына тора. Менә тагын соңгы очрак.

26 майда  кичке алтылар тирәсендә Мәскәү – Уфа юлында прицеплы «Вольво» автомобилен йөртүче 36 яшьлек ир Новониколаевский авылы янында рульдә  34 яшьлек хатын-кыз утырган «Шевроле Круз» автомобилен бәрдергән. Бу бәрелүдән «Шевроле» үзе дә алда торган «Лада Приора» автомобиленә барып бәрелә. Ә «Лада» үз чиратында «Ниссан Альмера»га. Нәтиҗәдә «Ниссан» автомобиле  каршы юнәлешкә чыгып,  светофор сигналын көтеп басып торган «Газель» һәм «Фольксваген-Ниссан» автомобильләрен бәрдерә. 
Әлеге ДТПда «Шевроле»нең йөртүчесе, 8 яшьлек бала  имгәнеп, аларны дәваханәгә  алып китәләр. «Лада-Приора» автомобилен йөртүчене һәм пассажирын – Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озаталар. Иң кызганычы шунда: «Шевроле»нең 2 яшьлек пассажиры авария булган урында ук, ә аның 34 яшьлек әнисе дәваханәдә алган җәрәхәтләреннән үлә. Кеше гомерен минутлар-секундлар хәл итә. Бик сак булырга кирәк тә бит...  
Шушы коточкыч һәлакәттә гомере өзелгән Яковлева Елена Сергеевна «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»ның юридик бүлеген җитәкли. Коллегалары аны якты, киң күңелле, чын профессионал кеше буларак искә ала һәм аны белгән һәркем юмартлыгы, тыйнаклыгы, чын кеше булуы өчен хөрмәт итә. Коллектив, шулай ук, редакциябез хезмәткәрләре якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев