Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1918 ел августының шомлы көннәре

Әбием Фатыйманың сүзләренә караганда, алар туктап, уракчылардан Төрләмәгә юлны сорый башлыйлар.

«Борча» кушаматлы кеше телсезгә сабыша. Ә кемдер юлны күрсәтә. Болар шул юлдан китеп Югары Урысбага авылына керәләр. Монда кеше күп җыелган була ахырысы. «Сабантуй что ли?» – дип сорыйлар. Сәгать көндезге икеләр тирәсендә шушы гаскәр «Тугыз түбә» диеп йөртелгән җиргә килеп җитә.

Бу урыннарда хәзер заправкалар. «Татнефть» заправкасы янындагы агач тирәсеннән (ул агач хәзер дә бар) пушкадан станциягә таба ут ачалар. Бу вакытта Төрләмә станциясендә вагоннар тора, шуларның икесе снаряд төялгән килеш.
32 кызылармеец станциядә була. Кайбер чыганакларга караганда, пушка ядрәсе шушы вагонның берсенә эләгә һәм бик көчле шартлау була. Әбием бу вакытта нәкъ иске зират янында идек, ди. «Бик каты шартлау ишетелде һәм Төрләмә ягында зур ут күренде, диеп сөйләгәне хәтеремдә бик ачык. Кырдагы кешеләр, сугыш башланды, дип кычкыра-кычкыра авылга таба йөгерә
башлады, дия иде. Акларның кавалериясе станциягә бәреп керә һәм кешеләрне, хайваннарны турый башлый. Андагы хәлләрне Төрләмә авылы кешеләре Ложкин һәм Коротков болай сөйләп калдырганнар: «Әле кичә генә Троцкий паровозы состав белән Төрләмәдә торды. Мин (Ложкин) аның янына барып карадым.Троцкий бу вакытта анда юк иде. Вагон эчендә йомшак күн җәелгән (бу вагоннар патша Николай II вагоннары булган).Ә бүген …..28 августта кинәттән генә станциядә снарядлар шартлый башлый, җир селкенде, һавага бүрәнәләр, хайван калдыклары очты. Тәрәзәләрдә пыяла калмады,
кояш төтеннән күренмәслек хәлгә җитте. Һава да дары һәм яну исе белән тулды. Кешеләр кая качарга белмичә урам буенча йөгерә башлады. Без ахырзаман килде диеп, бик нык куркуга калдык. Мәхшәр иде бу. Пушка атудан туктауга ук станциягә атлылар бәреп керде. Кемне күрәләр, шуларны тураклау башланды. Хәрбиләрме, гражданнармы – барыбер турадылар.
Безнекеләр җитен кыры буенча Козловкага таба йөгерә башлады. Шушы кырда сакланып калырбыз дигәннәрдер инде. Ак гвардиячеләр күп кенә кешеләрне әле кырга да җитә алмыйча туракладылар. Кайберәүләр җирдә тәгәри башлады, кылыч җитмәс диеп. Ә тегеләрнең атлары, команда буенча, алгы аякларына тезләнделәр һәм кылычлар җитмәгән җир калмады да. Шушы мәхшәрдә бик күп кешенең башына җиттеләр. Авыл кешеләрен – авыл зиратында, ә 17 солдатны хәзерге клуб бинасыннан ерак түгел күмәләр. Анда һәйкәл тора. Безнең авыл бабае – Җитез Риязы бу хәлгә кагылышлы бер әйбер сөйләгән иде. Ул аннан хәтта бер кинжал да алып кайткан. Андагы 1913 ел диеп язылганын үзем дә күрдем. Мин, дия иде, берничә малай белән Төрләмәгә килдек. Бу вакытта солдат мәетләре җирдә аунап ята, Әлмән авылы кешеләре үлеп җитмәгәннәрен типкәли-типкәли: «Кызылларга сатылдыгызмы?» диеп, күн итекләрен салдырдылар иде, диде. Аның авызыннан нәрсә ишеттем, шуны язам. Шушы вакханалиядән соң аклар тимер юл буенча Вязовойга таба юл алалар.

Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага
(Ахыры бар).

Язманың башы сылтама аша - http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/tugan-yak-tarikhy-bitlrennn9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X