Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

18 сентябрь - Бөтендөнья су сыйфаты мониторингы көне

Ә ЗВКС аккредитацияләнгән химик-бактериологик лабораториясе хезмәткәрләре өчен мондый мониторинг – көндәлек кайгырту.

Елына лабораториядә 25 күрсәткеч буенча 80 меңнән артык анализ үткәрелә. Безнең химиклар һәм микробиологлар көн саен эчә торган суның сыйфатын тикшереп тора, чистарту корылмалары һәм сулыкның табигый сулары составы буенча мониторинг алып бара.

Бурыч – су белән тәэмин итүнең сыйфатын контрольдә тоту һәм экологик иминлек.

Сүз уңаеннан, лаборатор тикшеренүләр үткәрү өчен, белгечләргә шулай ук Татарстанның башка районнарыннан да мөрәҗәгать итәләр. ЗВКС химик-бактериологик лабораториясе республиканың 10 муниципалитетының предприятиеләре һәм оешмалары белән эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев