Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

18 ноябрь районыбыз авылларында референдум уздыру көне

18 ноябрьдә киләсе елга үзсалым акчасын җыю буенча җирле референдумнар узачак.

Җирлек Советлары инде референдумга чыгарыласы сорауларны раслаган һәм яшәү урыны буенча пропискада булган, 18 яше тулган һәркем өчен үзсалым акчасының суммасы билгеләнгән.

Безнең районда үзсалым акчасы иң азы - 200 сум, ә иң күбе 700 сум итеп билгеләнгән. Бер сумга дүрт сум өстәп бирелүче үзсалым программасы авыллар өчен, әлбәттә, нык ярдәм. Һәм аннан баш тарту мәгънәсезлек.
Кешечә матур итеп яшим дисәң, үзеңнән дә өлеш кертергә кирәк. Шулай булгач, 18 ноябрьдә булачак референдумнарда катнашып, бердәмлегебезне, туган җиребезгә битараф булмавыбызны күрсәтик.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев