Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

175нче мәктәптә фаҗига турында психолог Гарифуллин: укытучылар психотерапевт булырга тиеш

Казанның 175нче гимназиясендә атышка бәйле хәл укытучыларны һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен Россия мәктәпләрендә укытыла торган материалны яңадан карарга мәҗбүр итәргә тиеш.

 Чөнки ул чын тормышта булган хәлләргә туры килми. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына КФУның психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин хәбәр итте.



«Бу хәл хәзер балаларыбызның Интернеттана алган мәгълүмат белән аларга мәктәптә биргән материал арасында бик зур упкын барлыгын күрсәтә. Моны танырга һәм билгеләргә кирәк. Педагоглар дөньяда чынбарлыктан калышмаска тиеш. Нәтиҗәдә, укытучылар психолог һәм психотерапевтларга әйләнергә, тиешле әдәбиятны укырга тиеш", - диде Гарифуллин.



Психолог фикеренчә, хәзер әлеге фаҗига корбаны булган балаларда стравматик хәрби стресс. Бу этапта аларга үзләрен янә якланган җәмгыятьтә яшәүләрен тоярга ярдәм итәрлек белгечләр ярдәме кирәк.
Балаларын югалткан ата-аналар да шундый ук ярдәм мохтаҗ. Бүгенге көндә якыннарының кайгыртучанлыгын тою мөһим. Югыйсә җәмгыятьтән читләшү хәсрәт белән очрашкан ата-аналарда инфарктлар һәм инсультлар сәбәбе булырга мөмкин, дип ассызыклады белгеч.

Элегрәк «Татар-информ» МА Казанның 175нче гимназиясендә ату очрагы турында хәбәр иткән иде. Һөҗүм нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булды -җиде бала укытучы һәм бер хезмәткәр, 21 зыян күрүче хастаханәгә урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев