Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16 елдан соң... Очрашу

Арабызда нинди генә язмышлы кешеләр юк бит. Уйлап карасаң, кемдер балачактан бәхеткә генә төренеп яши, ә кайберәүләр өчен ул зур сынаулар аша узгач кына килә. Ә кемдер үз бәхетен гомере буе көтә. Язмыш дигәннәре кырыс та, усал да, мәрхәмәтле дә...

Районыбызның Рус Наратлысы авылында яшәүче Никитиннар гаиләсе өчен күптән түгел генә булган очрашу әллә төш, әллә өн булдымы икән?! Алар гомере буе көткән күрешүнең, ә бәлки ул бөтенләй булмастыр, дип тә уйлаганнардыр, чын икәненә әле дә ышанып бетә алмый торганнардыр дип уйлыйм. Наталья Никитина бик күпләр кебек матур тормыш корырга теләп кияүгә чыга, бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Әмма бәхетле гаилә булып яшәргә генә насыйп булмый. Ире өеннән куалап чыгарган төндә яшь ханым үтә салкында аякларын өшетә. Нәтиҗәдә, тездән аста ике аягын да кистерергә мәҗбүр була. Гаилә таркала, уллары балалар йортына эләгә, үзен пансионатка урнаштыралар. Күпмедер вакыттан соң Наталья туган авылы – Рус Наратлысына кайта һәм биредә абыйсы Александр белән яши башлый. Шушылай фаҗигале төстә гаилә таркалу сәбәпләрен эзләүнең бүген инде мәгънәсен күрмим һәм кешене тикшерергә хакым да юк.
Никитиннар Дербышки бистәсендәге балалар йортына урнаштырыла. Кечесе Владиславка бәхет елмая, биредә бер ел яшәгәннән соң, дүрт яшьлек сабыйны Саба районыннан тырыш, булган татар гаиләсе уллыкка ала. Бүген инде Нур исемле якташыбызга 19 яшь, педагогика училищесында белем ала икән.
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев