Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

15нче мәктәп укучылары сәламәт яшәү рәвешен сайлый

Күптән түгел Яшел Үзәндә 5-10 сыйныф укучылары, училище һәм югары уку йортлары студентлары арасында наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту, СПИД һәм интернетка бәйлелекне профилактикалау буенча "Без тормыш өчен" дигән агитация визиткалары муниципаль конкурсы узды.

Конкурс эшләре билгеләнгән тематикага туры килергә, тормыш-яшәешне раслый торган характерда булырга тиеш иде. Агитация визиткасы тамашасы команда чыгышы формасында узды. Катнашучылар үз чыгышларын театральләштереп, вокал, хореография, сөйләм жанры һәм декламация форматында тәкъдим итте.

Н.Н.Алтынов исемендәге 15нче мәктәпнең "Сәламәт буын" җыелма командасы (җитәкчесе Алсу Амурова) әлеге муниципаль конкурсында 1 урынны яулады. "Сәламәт буын" җыелма командасы составында - Вильданов Зиннур 7г класс, Дементьев Кирилл 8в класс, Насырова Ралина, 8в класс, Иванова Милана 7б класс, Шарапова Алинә 8в класс, Гарипова Танвира 8в класс, Закирова Роксана 8в класс, Жураков Дмитрий 7г класс, Абросимов Михаил 7б класс катнашты.

Команданың даими җанатарлары, 6г сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Коханина С.В) "Иң яхшы җанатарлар" номинациясендә җиңү яулады. Шулай итеп, Н.Н.Алтынов исемендәге 15нче мәктәп быелгы уку елын җиңүләр белән тәмамлый. Педагогларга һәм бәйгене оештыручыларга рәхмәт. Ә укучылар сәламәт яшәү рәвешенең бу тормышта мөһим булуын белеп үссеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев