Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

15 сентябрь – Татарстан варислары көне

19 май – Пионер туган көн дә үтеп китте. Без аны «костер» көне дип әйтә идек. Чөнки 19 май көнендә Акъегет, Бакырчы, Юынчы мәктәбе укытучылары һәм укучылары Акъегет каенлыгына барып, Пионер бәйрәмен үткәргәндә костер ягалар иде.

Бу бәйрәмгә һәр авыл укучысы ныклап әзерләнеп, аз гына булса да, концерт номерлары әзерли, шигырь, җыр-бию өйрәнә. Анда катнашу – зур дәрәҗә, чөнки алдынгы укучылар гына чыгыш ясый. Ул чакта һәр класста 20-25 бала укый иде.
Бәйрәмгә әзерлек кичтән үк башлана. Әниләр табигатькә чыккач ашар өчен кабартма, йомырка пешерә, 1-2 булса да конфет-печенье бирә. Бәйрәмгә пионер формасы – ак кофта, юбка кияргә кирәк (ул чакта укучылар формасы коңгырт күлмәк, ак алъяпкыч. Ә пионер формасы – ак кофта белән кара юбка иде). Булмаса, өлкәнрәкләрдән, укып чыкканнардан алып торабыз.
Костерга барабан быр­гылар белән барабыз. Пионерга яңа керүчеләр галстук әзерли. Безнең кибетләрдә галстук сатып алырга юк та иде әле. Кызыл сатинны өчпочмаклы итеп кисеп, кырыйларын бөктерәбез.
Менә балалар каенлыкка җыела. Укытучылар коры чыбык җыярга куша, ир укытучылар зур түгәрәк тирәсен көрәк белән казып чыга, ул түгәрәктә костер ягачак­лар. Бөтен эш эшләнеп, укучылар җыелып беткәч, түгәрәк тирәсенә тезеләләр. Дружина байрагы кертәләр, барабан-быргылар тавышы астында дружина Советы рәисе һәр отряд советы рәисенә рапорт бирдерә. Шуннан алдынгылар учак ягарга тотына, «Взвейтесь кострами» дружина җыры җырлана.

Взвейтесь кострами, Синие ночи.
Мы пионеры – дети рабочих.
Близится эра светлых годов,
Клич пионера: «Всегда будь готов!»

Бу җырны һәр укучы, мәктәп тәмамлаган һәр кеше җырлый. Бу сүзләрне белмәскә мөмкинмени?! Елга бер килә торган бәйрәм бит! Бәйрәмнең дә ниндие әле. Каенлык­та, табигатьтә учак ягалар. Аның ялкыны һавага үрмәли, кипкән чыбык шырпы кебек шарт-шорт яна. Ә чыбыкны учакка өстәп торалар. Рапортлардан соң һәр мәктәп укучысы концерт номерларын күрсәтә.
Костер янында пионер сафын тулыландырырга пионерга кабул итү башлана. Тантаналы вәгъдә бирәләр, байрак үбәләр, кызыл галстук тагалар. Пионерга кабул ителү зур дәрәҗә, горурлык. Чөнки йомшак укучыларны, тәртибе начарларны пионерга кабул итмиләр. Ә бу – хурлык. Шуңа да укучылар яхшы укырга, тәртип бозмаска, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә тырыша иде. Пионер сафына керергә ел дәвамында хәзерләнәләр. Тимурчылык эше гөрли: ялгыз әбиләргә су кертәләр, кар көриләр, язын бәрәннәрен эзләшәләр. Пионер һәр эштә алдынгы булырга тиеш. Пионер дружинасы сборының тантаналы өлеше төгәлләнгәч, байрак чыгарыла. Күңелле стартлар, төрле уеннар башлана. Беришеләре каеннар арасындагы яшеллеккә җәелеп, алып килгән ризыклардан авыз итә. Костер көнендә гадәттә көн дә кызу була. Балаларга эчәргә ат белән мичкә тутырып су алып киләләр. Калган суны учак сүндерергә сибәләр.
Каенлыктагы гүзәллекне әйтеп бетереп булмый. Уйнау, көлү, шаярулар. Башка авыл укучылары белән аралашу, танышулар. Киләчәктә бергә укыйсы да бит. Шулай итеп көн үткәне сизелми дә.
Кичтән әткәй: «Кәчтүр дип дөньягызны онытып ятмагыз, төштән соң ат була, бәрәңге утыртабыз,» – дигәне дә онытыла. Арып-талып, төштән соң сәгать 3ләр, 4ләрдә өйгә кайтып җитәбез. Юл якын түгел, көне буе йөрү 8-10 чакрымга җыелгандыр. Кайда инде анда бәрәңге утыртырга хәл?
Менә без дә пионер булдык. Кызыл галстугыбыз йөзләребезне тагын да алландыра, матурлата. 20 майда инде без мәктәптә пионерлар, устав укучылар почмагында безгә гел алдынгы булыр­га тиешлекне күрсәтеп тора. Галстукны һәркөн мәктәпкә тагып барасы, онытырга хакыбыз юк, онытыла икән, өйгә кире кайтып аласы.
Сатиннан тегеп ясалган галстук очлары бөтерелә, аны үтүкләп кенә тору зур эш. Ул вакыт (1957-1958 еллар) электр уты кермәгән. Күмер үтүгенә кызган күмер кыш көне, мич якканда гына бар. Май аенда мичкә якмыйлар, шуңа да кайнаган самовар тышында юешләгән галстукны үтүклибез. Акъегеттә укый башлагач, галстукны бөгәрләнмәсен өчен көндәлек эченә матурлап, төреп тыгып куябыз да, баргач тагабыз. Галстуксыз килгәннәрне шимбә-йомгаклау линейкасында «бастыралар».
Киләсе елга «Пионер туган» көнгә 100 ел булыр иде. Әй, сакланган булса шул традицияләр! Никадәр матурлык, балачактан үз алдына куйган бурычларны үтәргә, горурлык хисе тәрбия­ләнер иде. Өлкәннәргә хөрмәт, киләчәктә комсомол сафларына керер­гә хәзерләнәләр иде. Бу традицияләр хәзер дә бар диярсез, никтер ул дәрәҗәдәдер кебек түгел. Пионер эшчәнлеген торгызырга иде. Күп нәрсәне югалттык шул. Безнең буын бу чорны сагынып, зур горурлык хисе белән искә ала.
1958 елгы Пионер әбиегез Рәйханә Зәйнуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X