Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

15 яшьлек отличник үсмер әнисен чүкеч һәм пычак белән вәхшиләрчә үтергән

Волгоградта яшәүче хатынны 15 яшьлек улы үтергән.

42 яшьлек Яна П. йоклаган чакта, улы аңа чүкеч һәм пычак белән һөҗүм итә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Яна ире белән аерылган, улын ялгызы тәрбияли. Әни кеше гаиләдә җитеш тормыш булсын өчен тырыша. Малай отличник була, аралашырга ярата, мәктәп тормышында актив катнаша.

Яна азык-төлек кибетендә сатучы булып эшли. Социаль челтәрләрдә аның улы белән төшкән матур фотолары күп, алар диңгездә ял итә, дуслары белән аралаша.

Былтыр декабрьдә Янага 42 яшь тула, ул спорт белән шөгыльләнә, матурлык салонына йөри.

«Без салонда таныштык. Аралашучан ханым, мәрхәмәтле, шат күңелле, һәрчак хәрәкәттә. Киләчәккә планнар төзеде, эштән курыкмады. Өстәмә эшләде, беркайчан зарланмады», – ди дус хатыны.

Өйдә дә тыныч кебек тоела. «Без подъездда очрашкалый идек. Карап торышка тыныч гаилә», – ди алар белән бер йортта яшәүче ир-ат.

Февральдә гаилә Адлерга ялга җыена. Хезмәттәше сүзләренчә, Яна улы белән барырга тели, тик бала баш тарта.

«Улы белән барасы килгән иде, тик ул баш тартты. Ул мөстәкыйль булып үсте. Аның атасы да, әбисе дә бар, алар карап тора ала», ди гаиләнең танышы.

25 гыйнварда үсмер малай йоклап ята торган әнисе янына килә һәм чүкеч белән 10 тапкыр башына суга, аннары пычак ала һәм әнисенең муенына бәрә.

Әни кеше урында ук үлә. Малай полициягә шалтырата һәм, өйгә кайткач, анасының мәетен табуы турында сөйли. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр иткән.

Ләкин малайның киемендә кан таплары табыла. Тикшерү версиясе буенча, бала анасын үтерүдә катнашкан. Аны тоткарлаганнар, сорау алалар, экспертизалар билгеләнгән.

Туганнары исә бу хәлдән шок кичерә. Алар моңа ышана алмый, алар берьюлы Янаны да, аның улын да югалтуны кичерә алмый, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев