Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

14нче лицейда - Аналар көне (ФОТО)

1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе Аналар көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнәр арасында бу көн иң кадерлесе, иң газизедер, мөгаен. Безгә гомер бүләк иткән, күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып, борчылган, шатлыкларыбызга сөенгән кадерле әниләребез бәйрәме бит ул. 14нче лицейда Аналар көнен уздыру традициягә әйләнгән.

Узган шимбәдә татар укучыларының әниләрне чакырып, укучылар үз сәләтләрен күрсәтте. Татар җанлы укучылар туган телебездә әниләрнең күңелләренә үтеп керерлек итеп, шигырләр сөйләде, җырлады. «Сәхнә» түгәрәгенә йөрүче укучылар Туфан Миңнуллинның «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» пьессасыннан өзек күрсәтте.

Бәйрәмдә лицей директоры Әлфинур Нури кызы Идрисова да катнашты. Ул үзе дә ана кеше буларак кичәдә тыелып кала алмады, күңел түреннән чыккан әниләргә багышланган шигырь бүләк итте. Аның чыгышы залда утыручы кунакларның гына түгел, бәйрәмдә катнашучыларның һәммәсенең күңел кылларын тибрәндерде.

Бәйрәм ахырында укучылар үзләренең әниләренә чәчәкләр бүләк итте. Аналарга булган кадер-хөрмәтне бәйрәм көнендә генә түгел, ә даими игътибарыбыз, җылы карашыбыз, тәмле сүзебез белән күрсәтсәк иде.

Алия Гаязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев