Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

14 ноябрь - Бердәм пенсия грамоталыгы көне буларак билгеләп үтелә

Моны Россия пенсия фонды оештыра. Бердәм пенсия грамоталыгы көне уңаеннан ил буенча мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йорты студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр бирелә.

Пенсия фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре республиканың барлык районнарындагы укучыларга гражданнарның пенсия хокуклары турында сөйләячәк. Шулай ук СНИЛСның ни өчен кирәклеге, пенсия турында ничә яшьтән кайгыртырга икәнлеге турында да аңлатылачак, хезмәт хакының ни өчен «ак булырга» тиешлеге турында да аңлатылачак.
«Бердәм пенсия грамоталылыгы көне ел ахырына чаклы дәвам итәчәк яшьләр арасында мәгълүмат тарату, аңлату эшләре кампаниясенә старт бирә», - ди Пенсия фондының Татарстан Республикасы Булекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин. 
Берничә ел дәвамында укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына пенсия турында» дигән өйрәтү интернет-ресурсы эшләп килә. Әлеге сайттан Россиядә Пенсия системасының төзелеше, пенсияне дөрес формалаштыра башлау кебек мәгълүмат алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X