Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

13 августтан хезмәткәрләрне хезмәт хакы түләүдә яңалыклар көтә: РФ Хезмәт Кодексында мөһим үзгәрешләр

Хәзерге шартларда законнарга җитди үзгәрешләр таләп иткән проблемалар шактый булды.

Беренче чиратта, оешма ликвидацияләнү яки штат кыскару сәбәпле эштән азат ителгән һәм акчасыз калган хезмәткәрләр зыян күрде. Хезмәт хакын түләү миллионлаган хезмәткәрләр өчен зур тема булып тора, бигрәк тә, бүгенге көндә. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Думасында РФ Президенты тарафыннан имзаланган һәм 2020 елның 13 августыннан үз көченә керәчәк закон кабул ителгән.

Хезмәт хакын түләү гарантиясе
РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр 2020 елның 13 июлендәге 210-ФЗ һәм 203-ФЗ номерлы Федераль законнар белән кертелгән. Үзгәрешләр эш бирүчегә, әгәр тулысынча хезмәт хакы һәм оешманың бетерелүенә бәйле рәвештә хезмәткәргә тиешле барлык түләүләр түләнмәсә, оешманы бетерү процессы тыелачак.

Шул ук вакытта эш бирүчедә, хезмәткәрләрне эштән азат иткәндә, аларга тиешле түләүләрне, вакытыннан алда һәм тулы күләмдә түләү хокукы кала.
Әгәр оешма ликвидацияләнү сәбәпле, эштән киткән хезмәткәр якын арада эш таба алмаса, аның элеккеге эш бирүчегә уртача хезмәт хакы алу өчен мөрәҗәгать итәргә хокукы бар. Бу, әгәр мәшгульлек үзәге уртача хезмәт хакы түләү турында карар чыгарса, эш эзләүнең икенче аеннан да соңга калмыйча 15 эш көне һәм эштән азат ителгән көннән өченче айдан да соңга калмыйча башкарыла.

Эш бирүченең, хезмәткәр мөрәҗәгать иткәч, аңа акча күчерү өчен 15 календарь көне булачак. Әгәр хезмәткәр икенче яки өченче ай азагына кадәр яңа эшкә урнаша алса, эш бирүче хезмәткәргә яңа эш эзләгән вакытта уртача хезмәт хакын түләргә тиеш.

Шулай ук эш бирүче, югарыда күрсәтелгән пособиене уртача айлык ике хезмәт хакы күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация белән алмаштырырга хокуклы. Ягъни эш бирүче хезмәткәрнең 2-3 ай эш эзләгәнен көтеп тормыйча аның белән шунда ук исәп-хисап ясый ала һәм бу аңа тизрәк ликвидацияләнергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә аның хезмәткәрләргә түләүләр буенча бурычлары булмаячак.

Үзгәрешләрнең әһәмияте
Үзгәрешләр бик мөһим, бигрәк тә хәзер, чөнки алга таба бик күп зур булмаган оешмаларның ликвидацияләнүе бар. Элек мондый оешмалар хезмәткәрләренең закон буенча үз акчаларын алу өчен бернинди реаль гарантияләре дә юк иде диярлек.

Оешмалар хәтта хезмәт хакы буенча бурычлары булган очракта да бетерелгәннәр һәм алардан бурычларны түләтеп булмаган диярлек.
Дөрес, кайбер проблемалар хәл ителмәгән әле. Мәсәлән, эш бирүчеләр еш кына хезмәткәрләргә үз теләкләре белән китү турында гариза язуны таләп итә, шул рәвешле хезмәткәрне оешманы бетергәндә тиешле түләүләрдән мәхрүм итә.

Хокуклар бозылган очракта, һичшиксез, Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хезмәт инспекциясеннән могҗиза көтеп булмаса да, хокук бозу фактын теркәргә кирәк, һәм әгәр бәхәс судка кадәр барып җитсә, хезмәт инспекциясенең эш бирүче тарафыннан хокуклар бозылу турында бәяләмәсе булса отышлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев