Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

125 грамм икмәктә – яшәү көче

1941 елның 8 сентябре – 1944 елның 27 гыйнвары.

872 көнгә сузылган Ленинград блокадасы Икенче Бөтендөнья сугышы тарихына мәңгелек хәтер һәм хөрмәткә лаек иң аянычлы вакыйга булып кергән. Әлеге тәмугъ чолганышыннан шәһәрне тулысынча азат иткәнгә быел 75 ел. Шул фаҗигаләрнең тере шаһиты – Яшел Үзәндә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны – «блокадница» Элеонора Николаевна Князевага истәлекле күкрәк билгесе тапшырылды.

«Ленинградны фашист чолганышыннан тулысы белән азат итүгә 75 ел хөрмәтенә» медален ветеран күкрәгенә ТР мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова такты. Тантаналы чара Элеонора ханымның якты һәм матур фатирында, шулай ук, Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лариса Билалиева, журналистлар, ветераннар советы вәкиле һәм үзешчән сәнгать осталары катнашында, хатирәләр яңартып, түгәрәк чәй өстәле артында дәвам итте. 
Блокададан коткарылганда Элеонора Николаевнага нибары биш яшь була, әмма ул бик күп нәрсәләрне хәтерендә саклый һәм аларны тыныч кына тыңлап булмый, ихтиярсыздан күзләргә яшь тула. Андый вакыйгалар, сабый гына булуыңа карамастан, күңелгә онытылмаслык булып уелып каладыр ул.
– Иң куркыныч нәрсә иде ул вакытта, дигән сорауга, ачлык һәм кешелек сыйфатларын югалту, дип җавап бирер идем. Халык күтәрә алмаслык авырлыкларга түзде, әмма бирешмәде. Чөнки ул үз җирен саклады, – дип сөйли ветеран. – Салам һәм агач чүбе кушып пешерелгән 125 грамм икмәк белән көн күрдек. «Син начар, син ашарга бирмисең», дип әнине әрләп елаганым хәтердә. Аш пешерү өчен бездән пыяла белән паркет идәнне кырдыралар иде. Шуңа күрә гаиләбездә бүгенге җитеш тормышта да ризыкка хөрмәт бик зур, икмәкнең валчыгын да ташлаганыбыз юк, бу балаларыма да сеңдерелгән. Шулай ук, мин аларны һәр туган көнгә шатланып, тормышка сөенеп, шөкер итеп яшәргә өйрәттем.

Тулы язма газетада (№8)

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев