Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

120 литр ялган аракы табылган

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән җирле органы контрольлек-инспекция бүлеге җитәкчесе Руслан Сөнгатуллин безгә хәбәр итүенчә, агымдагы елның 23 сентябрендә шәһәрдә яшәүчегә карата алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Агымдагы елның 13 сентябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре әлеге кеше яши торган фатирда 12 биш литрлы һәм 8 ун литрлы пластик савыт табып алган. Алынган легаль булмаган продукциянең гомуми күләме 120 литрдан артык. Суррогат үрнәкләре экспертизага җибәрелгән. Тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X