Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1104 чакыру: Яшел Үзән ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер атналык эше

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция­се хезмәткәрләре 1104 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 790ы – шәһәрдә, 314е районда булган. 392 кешене госпитализация­ләгәннәр.

  •  Васильевоның Спортивная урамында 44 яшьлек исерек  ирнең корсагына пычак кадалган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

 Жуков урамында 53 яшьлек исерек  ирне билгесез кешеләр кыйнаган. Аңа ярдәм күрсәтелеп, зыян күрүчене  травмпунктка китергәннәр.

  •  Васильевоның Солнечная урамында дару эчеп үзен агулаган 46 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны реанимациягә китереп салганнар.

 Медикларны Сәйдәшев урамына үги әтисе кыйнап, башы җәрәхәтләнгән, ботына пычак кадалган, борын сөяге сынган 26 яшьлек исерек егет янына чакыру алынган. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр. 

  •  Королев урамында йортның 8нче катыннан егылып төшкән 40 яшьлек исерек ир янына чакыру булган. Әмма медиклар килеп җиткәнче ир үлгән.

 Комаров урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие селкенгән 28 яшьлек исерек иргә ярдәм күрсәтелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев