Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

11 яшьлек кызчык белән никах

Социаль челтәрләрдә 28 яшьлек ир-егет белән 11 яшьлек кызның никахы турында зур шау-шу купкан.

Шуңа, Иран хөкүмәте Бахмай округының ислам судыннан әлеге никахны таркатуны таләп итә.Туйдан фотолар бөтен Интернет чараларына таралган. Һәм халык арасында ризасызлык белдерүчеләр гаять күп булган. Мондый шаккатыргыч хәлгә күпләр ризасызлык белдерә
Ирандагы кануннар буенча илдә кызлар - 13, егетләр 15 яшьтән гаилә кора ала. 2002 елга кадәр кызларга никахка керү 9 яшьтән рөхсәт ителә иде. Соңыннан бу законга үзгәрешләр кертелгән.
Кайбер мәгьлүматларга караганда, янәсе, кияү Милад Чешанига - 22, ә кәләшкә 13 яшь. Моны журналистлар тикшерергә өлгергән инде. Алар белдерүенчә, ул дөрес түгел. Ислам суды 28 яшьлек егеткә 9 яшьлек кызны хатынлыкка алырга рөхсәт биргән.
Социаль челтәрдән файдаланучылар бу яшьтә кызларны кияүгә бирүне җинаять һәм баланы көчләү дип атадылар. Шөкер, безнең җәмгыятебездә курчак уйнаучы балаларны кияүгә бирү юк. Гомумән, безнең халык моңа кискен карашта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев