Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

11 майда коронавирус яшел үзәнленең гомерен өзде

1950 елда туган Яшел Үзән районы кешесе ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан бик авыр хәлдә хастаханәгә китерелә.

Пациент районыбыз үзәк хастаханәсенең реанимация бүлеге изоляторына урнаштырыла, ике яклы катлаулы пневмония белән ясалма сулыш алу аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. Төрле хроник авырулары булган.

13 майда, хастаханәгә авыруларны госпитальгә эвакуацияләү максаты белән, РКБ реаниматологлары бригадасы чакырыла. Әмма, кызганычка каршы, хәле авыр булу сәбәпле пациентны алып китү мөмкин булмый. Шул көнне ул үлә. Диагноз патологоанатомик экспертиза уздыру нәтиҗәсендә расланган.

Бүген, 21 майда, Татарстанда 71 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның 1се - читтән кергән, 70 очрагы контактлы. Яңа үлем очрагы теркәлгән.

24 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кешедә җиңел яки имптомсыз формасы белән өйдә дәвалана.

Шәһәрләр һәм районнар буенча мәгълүмат:
1. Казан - 45
2. Яр Чаллы - 17
3. Апас - 2
4. Арча - 2
5. Балтач - 1
6. Биектау районы - 1
7. Түбән Кама – 1
8. Питрәч – 2

Барлыгы 2546 СОVID-19 очрагы теркәлгән. 1452 кеше терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев