Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

100 сумга саткан, ә штрафы – 20 мең сум

Күптән түгел Яшел Үзән суды аракыны законсыз саткан өчен Үзбәкстаннан килгән 78 яшьлек иргә хөкем карары чыгарган.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин аңлатуынча, Бело-Безводное авылында яшәүче ир  бер кешегә плас­тик шешәдә 100 сумга спиртлы эчемлек саткан.  Әлбәттә инде, гаепләнүче хокук сакчылары игътибарына эләккән. Табыш артыннан куучыларга спиртлы эчемлекләрне кулдан лицензиясез  сатарга ярамаганлыгын аңлатулар да ярдәм итми.  Хәзер инде гаепләнүчегә суд карары нигезендә 100 сумлык эчемлек өчен 20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.  Кыңгыр гамәл өчен җавап тотасы бар шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев