Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

100 меңнән артык татарстанлы Яңа ел бәйрәмнәренә бурычлар аркасында чит илгә чыга алмаячак

Бурычларны вакытында тикшерергә һәм Россия СП Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында https://r16.fssp.gov.ru/яки Россия ФССП мобиль кушымтасында тхләргә мөмкин.

18 декабрьдә Татарстанда “Бурычларың турында бел” мәгълүмати акциясе башланды. Ул ел саен Федераль суд приставлары хезмәте тарафыннан Яңа ел алдыннан уздырыла. Аның максаты - Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гражданнарга мәҗбүри чараларга юл куймас өчен бурычларны вакытында тикшерергә һәм капларга кирәк булуын искә төшерү.

 

2020 ел башыннан барлыгы 720 меңнән артык татарстанлы үз бурычларын Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында тикшерде.

 

Хәзерге вакытта мөлкәти булмаган характердагы суд карарларын үтәмәгән өчен 109 меңнән артык татарстанлы Россия Федерациясеннән читкә чыгуда чикләнгән.

 

Бурыч башка илгә ялга бару өчен каршылык булырга мөмкин. Россия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү йогынтысына 30 мең сумнан артык бурычы булган граждан эләгергә мөмкин. Әмма бурычны ике айдан артык түләмәгән очракта, суд приставы чикләүләр чыгара торган чик суммасы 10 мең сумга кадәр кими. Шундый ук сумма шулай ук алиментлар һәм китерелгән сәламәтлеккә зыян, туендыручының үлеме, мөлкәти зыян, җинаятькә китергән әхлакый зыян белән бәйле түләүләр буенча бурычлыларга чыгуны тыю сәбәбе булачак.

 

Илдән читкә чыгуны тыюны гамәлдән чыгару бурычны тулысынча түләгәндә генә башкарыла. Чит илгә барыр алдыннан алдан ук, бер атнадан да ким булмаган вакытта, Суд приставлары федераль хезмәте сайтында, шулай ук Россия ФССП мобиль кушымтасында мәгълүматларның барлыгын яки булмавын тикшерергә тәкъдим итәбез, анда шулай ук яңа бурычлар турында хәбәрнамәгә язылырга мөмкин. Имзаны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында да рәсмиләштерергә мөмкин. Бу очракта мәгълүмат тәүлек дәвамында кулланучының шәхси кабинетына керәчәк.

 

Моннан тыш, республика күп функцияле үзәкләрендә дә бурыч турында халыкка мәгълүмат бирү оештырылды.

 

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев