Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 сентябрьгә чәчәк бәйләмен үзебез җыябыз

Тиздән 1 сентябрь, димәк, балалар һәм әти-әниләргә бәйрәм тантанасында яраткан укытучыларына бүләк итү өчен чәчәк букетлары әзерләргә кирәк булачак. Гади һәм бер үк вакытта купшы бәйләмне сез дача яки бакчагызда үсүче чәчәкләрдән дә җыя аласыз, акчагыз да янга калачак.

1 сентябрьгә чәчәк бәйләмен сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? 
Букет бәйрәмчә һәм эстетик булырга тиеш. Линейка вакытында куллары арымасын өчен тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга һәм кече сыйныф укучыларына кечкенә генә җиңел композицияләрне сайлау кулайрак. Өлкәнрәкләр исә күләмле чәчәк бәйләмнәре бүләк итә алалар. 

Көз- матур төсләргә бай булган фасыл ул, шуңа күрә букет өчен кызгылт сары, кызыл, кызгылт кара төстәге чәчәкләр сайлау мөһим. Боларга кашкарый, алтын чәчәк (хризантема), дәлия, гортензия, циннияләр керә. Шулай ук роза һәм канәфер (гвоздика) дә популярлыгын югалтмый. Гладиолусларның бәйләме үткәнгә сагыну уята, ә кояшлы көнбагышлар кәефне күтәрәчәк. Чәчәк композициясенә төрле аспарагус, гипсофила, декоратив кәбестә, хост яфраклары, туя ботаклары өстәү яшеллек биреп торачак. Исемлекне тагын дәвам итәргә була. Чәчәк түтәлендә ниләр үсүен карагыз да, бәйләм төзү өчен кулланыгыз. 
Мәктәп букетлары өчен төрле декоратив бизәү әйберләре һәм өстәлмәләр куллану да урынлы. Мәсәлән: миләш, балан, куыкбаш, боярышник, гөлҗимеш куаклары һ. б.; төрле төсмердәге агач яфраклары, матур ботаклар; карандашлар, линейкалар, ручкалар, ластиклар һәм башка канцелярия кирәк-яраклары; кечкенә глобуслар, пластик һәм агач кыңгыраулар, күбәләкләр, кошлар һәм башка фигуралар; кисеп ясалган саннар, хәрефләр, символлар, формулалар; бантлар, шарлар, кәнфитләр һ. б. 
Композицияне бөтен әйбер белән тутырырга кирәкми, берничә элемент яки берсен генә дә өстәргә була. Төргәккә килгәндә, целлофан һәм фольга хәзер кулланылмый. Крафт-кәгазь яки сизаль (табигый сүс) файдалану яхшырак. Композицияләр шулай ук кечкенә катыргы тартмаларда, пластик чиләкләр яки кәрҗиннәрдә матур күренәчәк. 
Бәйрәмгә бәйләм әзерләү өчен гомуми кагыйдәләр турында сөйләшик. Чәчәкләрне иртән кисү кулайрак, чөнки бу вакытта алар тазә(свежий) һәм тулы көчкә ия була. Көндезен бу эшне бары болытлы һава шартларында гына эшләргә мөмкин. Һәр культураның үз кисү вакыты бар. Үсемлекләрнең берәүләрен чәчәк ата башлаганда, икенчеләрен бутон стадиясендә кисү яхшырак. Чәчәк бәйләменең сакланылыш вакыты шуңа бәйле булачак. 
Чәчәкләрне үткен пычак яки секатор белән кыеклап кисү киңәш ителә. Кул белән өзәргә ярамый, болай эшләгәндә алар тизрәк шиңәчәк. Чәчәкләрне кискәч, аларның түбәндә үсүче яфракларын алып ташларга һәм сабакларны ике-өч сантиметрга тагын кисәргә кирәк. Чәчәктә корткычлар һәм авырулар юк микән, шуны да тикшерегез, кирәк булса салкын суда юып алыгыз да, вазадагы су утыртып куегыз. Аларның гомерен озынайту өчен универсаль чара булып шикәр (1 литр суга 1-2 чәй кашыгы) тора. Шулай ук бор кислотасы (1 литр суга 5-7 тамчы) яки аш тозы (1 литр суга 1 чәй кашыгы) ярдәм итәчәк. Дезинфекция өчен сыек кына ясап марганцовка эретмәсен өстәргә була. 
Ә хәзер мәктәп букеты өчен нинди төр чәчәкләр сайларга соң? Шуларның беничәсен түбәндә мисалга китерик. Бу юлларны укып илһамланыгыз да, тормышка ашырырга керешегез. 
Кашкарый (астра)-белем көнендә иң популяр чәчәкләрнең берсе. Әлеге төр чәчәккә гөлчәчәк (роза), цинния, дәлия (георгин), көнбагыш, аспарагус кушып гадәти булмаган композицияләр ясавы бик җиңел. Тик исегездә тотыгыз, артык зур букетларда кашкарый үзенә генә хас гүзәллеген югалтырга мөмкин. 
Кашкарыйны тулысынча ачылып беткәч кенә кисәләр. Ботаклардагы түбәндә үсүче яфракларны алып ташларга һәм бүлмә температурасындагы суга кую мәслихәт. Чәчәкләрнең гомерен озынайту өчен бер литр суга 1-2 чәй кашыгы шикәр комы кушу киңәш ителә. Төрле төстәге кашкарыйларны көнбагышлар белән катнаштыру бик матур булачак. Чәчәк бәйләме төзүне кашкарыйлардан башлагыз, төрле яктан яфракларын калдыру кирәк. Композиция кырыйларына көнбагышларны тыгыз итеп беркетегез. Букет әзер дигән сүз. 
Тантаналы чәчәк бәйләмен төрле сортлы кашкарыйлардан гына төзергә була. Мәсәлән, үзәктә зур бутонлы чәчәкләр, тирәләп кечкенәләрен урнаштырыгыз. Ул матур булып күренсен өчен төсләр гаммасын да истән чыгармагыз. Мондый чәчәк бәйләмен тасмалар белән бәйләп алырга да декоратив чиләккә утыртырга. 

Тыйнак бархатцылар көзге букетта бик матур күренә. Аларның якты, ачык төстә булулары мәктәп бәйрәме өчен нәкь менә үзе. Бархатцылардан җыйнак кына түгәрәк чәчәк бәйләме төзергә яки аларны янәшә башка чәчәкләр, мәсәлән, дельфиниум һәм спирия ботаклары белән берләштерү отышлы вариант булачак. Бархатцыларны тулысынча ачылган килеш якынча 20 см озынлыкта кисегез. 
Канәферләрне (гвоздика), гадәттә, рәсми очрашуларда бүләк итәләр. Әмма бу нәфис чәчәк мәктәп бәйрәмнәре өчен дә туры килә. Букет төзегәндә, өстенлекне ак, ал яки кызгылт сары төстәге канәферләргә бирегез. Әлеге чәчәкләр бик чыдам, әмма алар безнең күзләребезне тагын да озаграк шатландырсын өчен, бутоннары ярымачык булган вакытта кисегез. Сабактагы түбән яфракларны алып ыргыту мәслихәт. Бүлмә температурасындагы 1 литр суга бер төймә вакланган аспирин һәм 2 чәй кашыгы шикәр өстәгез. Канәферләрне салкынча бүлмәдә саклау киңәш ителә. 
Дәлияләр (георгин) кискәч озак яшәми, тик букетта алар бик затлы булып күренә! Бу чәчәкләр кашкарый, бархатцы, золотарник һәм башка бакча гөлләре белән менә дигән композиция тәшкил итәчәк. Дәлияләрне тулысынча ачылып беткәч кисәргә кирәк. Аларның гомерен озынайту өчен, суга вакланган аспирин өстәгез һәм сабактагы аскы яфракларны өзеп алырга онытмагыз. Көнгә берничә тапкыр чәчәкләрнең башларына су белән сиптерегез. Букетлар өчен георгиннарның төрле сортларын кулланырга була, әмма бер композициядә аларны бутамаска кирәк. 
Мәктәпне тәмамлаучы кызлар өчен дәлиядән ясалган букет менә дигән инде. Карарак һәм ачык төстәгеләрен бергә кушсаң, аеруча назлы булып күренәчәк. Араларына абага яфракларын кушып җибәрү букетка купшылык белән бергә нәзакатьлелек тә өстәячәк. 
Шулай ук, гладиулос, Гөлчәчәк (роза), циннияләр, алтын чәчәк (хризантема), лилиядән ясалган букетлар һәркемнең күңеленә хуш киләчәк. 
Тагын бер кат искәртәбез, букет артык авыр һәм зур булырга тиеш түгел. Аны күтәреп торып, баланың кулы арыячак. Озын чәчәкләр дә уңайсыз, ул баланың йөзен каплап тора. Иң яхшысы – диаметры 25-27 см булган бәйләм. Букет төзегәндә, баланың үзен дә әлеге эштә катнаштырырга тырышыгыз, ул бүләк итәсе бәйләм бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев