Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 сентябрьдән Татарстанда 90 укучы һәм 163 педагог коронавирус йоктырган

ОРВИ симптомнары һәм югары температура аркасында 1 сентябрьдән мәктәпкә якынча 11 мең укучыны кертмәгәннәр.

Уку елы башыннан Татарстанда Covid-19 коронавирусы 87 студентта, 90 укучыда һәм 163 укытучыда табылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.


«Беренче сентябрьдән 90 мәктәп укучысы, 87 студент, 163 педагог авырып китте. Авыручыларның гомуми саны 340 иде. Бу чирек башыннан бер генә яңа очрак та артмаган әле ", - дип билгеләде спикер.


Яна коронавирус инфекциясенең 336 очрагы ябылган инде. Роспотребнадзор контролендә авыруның дүрт очрагы, күзәтүнең иң чик вакыты - 15 гыйнварда кала.

ОРВИ симптомнары һәм югары температура аркасында узган тәүлектә 58 баланы укырга кертмәгәннәр. Барлыгы 1 сентябрьдән өйгә яки поликлиникага 10 904 укучыны озатканнар.

Любовь Авдонина белдергәнчә, хәзер Татарстанда дистанцион укучы сыйныфлар юк, барысын да мәктәптә укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев