Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 октябрьгә кадәр гариза язып өлгерегез

Социаль хезмәтләр җыелмасын кире кайтару турында гариза тапшырырга соңга калмагыз.

Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та, аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә

Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара ала.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
 

Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора:

  • Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары, инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар;
  • Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама;
  • Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү.

– Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, балигъ булмаган яшьтә фашизм тоткынлыгында булучылар, радиация тәэсиреннән зыян күргән гражданнар ия. Бүгенге көндә Татарстанда дәүләт социаль ярдәменнән 148 меңгә якын кеше файдалана, – дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәчесе Эдуард Вафин.

Шуны белү әһәмиятле! Дару препаратлары белән дәүләт даруханәләре тәэмин итә, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортларга юлламалар Социаль иминият фондыннан алына; шәһәр яны тимер юл транспортларыннан, шулай ук дәвалау урынына бару һәм кайту өчен транспорттан түләүсез файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 00 00
Интернет-ресурслар: pfr.gov.rusprrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X