Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 октябрьдә «Дельфин» балалар бассейны ачылачак

Бүгенге көндә бары тик җиһазлар гына урнаштырасы калды һәм яшь спортчылар дәресләргә керешә алачак.

- Традициябез буенча без бассейнны 1 октябрьдән эшләтеп җибәрәбез, шуңа күрә барыбызны да яңартылган бассейнда көтәбез, - ди 5нче спорт мәктәбе директоры урынбасары Анна Копылова. - 1 октябрьдән йөзү дәресләренә 150 кеше керешәчәк.

Ремонтка 25 миллион сум акча бүленгән иде. Төзүчеләр капиталь ремонт вакытында бинаның түбәсен яптылар, корылманы һәм бассейн савытларын тулысынча төзекләндерделәр, яңа душ, тренерлар кабинеты һәм 30 кешегә чишенү бүлмәсе ясадылар.

"Дельфин" лицензияләнгән медицина кабинеты булган шәһәрдә икенче спорт объекты булачак. Район башкарма комитетының спорт бүлеге начальнигы Динара Нигъмәтуллина әйтүенчә, бу районда, быел ТР спорт мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасына кергән бердәнбер мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев