Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә.

Шушы дата уңаеннан безнең ра­йонда ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары айлыгы уза. Быел Өлкәннәр декадасы, шулай ук, бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылачак. Оешмаларда  ветераннарын хөрмәтләү сентябрь ахырында ук башланса да, бу көнгә багышланган тантаналы чара  1 октябрь көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда 15:00 сәгатьтә булачак. Шуннан ун көн дәвамында хөрмәтле картларыбызга мунча һәм чәчтараш салоннарында ташламалы бәядән хезмәт күрсәтү, хәйрия ашлары, төрле учреждениеләрдә генә түгел, хәтта өйләренә барып концерт куюлар, адреслы ярдәм итүләр, чәй табыннары, культуралы ял итүләр, төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, экскурсияләр, турнирлар һәм башка бик күп төрле чаралар күрсәтеләчәк. Әлбәттә, бу шәһәребезгә генә түгел, авыл җирлекләренә дә кагыла. Анда, шулай ук, олы яшьтәге авылдашлар игътибар үзәгендә булачак.
Бәйрәм белән, кадерлеләребез! Нәкъ җырдагыча, йөрәгегез картаюны белмәсен, озак яшәгез, сәламәт булыгыз!

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев