Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 нче лицейда интернетта куркынычсызлыкка багышланган «цифр» дәресе үткәрелде

Анда 6 -11нче сыйныф укучылары катнашты. Чарада хөрмәтле кунаклар: ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Анастасия Бауэр һәм Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльвира Максимова булды.

Дәрес вакытында балалар белән челтәрдә куркынычсызлык, нинди куркынычлар булуы, антивируслар ни өчен кирәк булуы һәм финанс иминлеге турында сөйләштеләр.

11 сыйныф укучылары Алексей Кунгурцев һәм Полина Тарасова мәгълүмати куркынычсызлык белгечләре һәм цифрлы куркынычсызлык турында сораштыру нәтиҗәләре буенча докладлар белән чыгыш ясадылар.

Очрашу финалында балаларга «капча» ул нәрсә дигән сорау бирделәр. Дөрес җавап биргән өчен кунаклар район башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев