Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 млн сум призлы фонды булган "Tatar сүзе" конкурсына 500дән артык эш килде

Гала-концерт Татар дәүләт филармониясендә Халыкара туган тел көнендә узачак.

«Tatar сүзе» конкурсының оештыру комитетына 500дән артык видеоязма килде. Хәзерге вакытта гаризалар кабул итү дәвам итә. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тарафыннан оештырылган конкурста үзешчән һәм нәфис сүз осталары катнаша ала. Яшь чикләүләр юк.

Ярыш ике турда уздырыла. Башта катнашучылар төрле жанрларда (ялгыз башкару, диалоглар, әдәби-музыкаль композицияләр) әсәрләр башкарылган видеолар җибәрергә тиеш. Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Икенче тур 20 февральдә Татар дәүләт филармониясендә узачак. Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә - 2021 елның 21 февраленә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев