Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 декабрьдән Яшел Үзәнлеләрне нинди яңалык көтә

1 декабрьдән товарларның яңа төркемнәренә маркировка ясый башлаячаклар. Алар арасында - автомобиль шиннары һәм покрышкалар, фотоаппаратлар, җиңел сәнәгать әйберләре (пәлтә, урын-җир әйберләре, блузкалар һәм башкалар) бар.

у хакта РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 28 апрелендәге 792-р күрсәтмәсендә әйтелә. 
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр маркировка тәмәке продукциясенә, мех эшләнмәләренә, шулай ук аяк киемнәренә ясалган иде. 
Махсус тамгалар кибет киштәләрендә законсыз җитештерелгән товарлар санын киметергә ярдәм итәчәк. Маркировка ярдәмендә товарның бөтен «тарих»ын күзәтергә мөмкин - җитештерелгән вакытыннан алып киштәгә китерелгәнчегә кадәр. 

Салым түләргә биш көн калды 

2 декабрьгә кадәр россиялеләр - физик затлар - 2018 ел өчен барлык милек салымнарын түләргә тиеш. Бу хакта Федераль салым хезмәте сайтында әйтелә. 
Мондый салымнар өч төрле: транспорт, җир һәм физик затлар милке өчен. Гадәттә, салым җыючылар белән 1 декабрьгә кадәр исәпләшергә кирәк иде. Ләкин 2019 елда бу дата якшәмбегә туры килгәнлектән, мөлкәти салымнарны тагын 2 декабрьдә дә түләп була. 
Экспертлар кисәтә: әгәр салымнар вакытында түләнмәсә, 3 декабрьдән пенялар языла башлаячак, ә салым түләүче бурычлылар исемлегенә эләгәчәк. Шулай ук, ФСХ сайтында физик затлар мөлкәтенә салым салуда төп үзгәрешләр турында 2019 елдан укырга кирәк. 

Машиналар өчен "Евро-6" классы кертелә 

21 декабрьдән Таможня берлегенең техник регламентына транспорт чаралары өчен алтынчы экологик класс өстәлде. Бу хакта Евразия икътисади комиссиясе советының 21.06.2019 N 66 нчы карарында әйтелә. 
Экологик стандартлар кертү бүленеп чыгучы газларда зарарлы матдәләрнең ничаклы булуын җайга сала. "Евро-6" стандарты фаразлавынча, алар шактый аз булырга тиеш. Бер километрга 130 граммнан кимрәк. 
Документта әйтелгәнчә, бу M1 һәм 2, шулай ук N1 һәм 2 категорияле транспорт чараларына кагылачак. Ягъни бу исемлеккә җиңел автомобильләр һәм йөк машиналары керә. 
Исегезгә төшерәбез, Европада алтынчы экологик стандарт 2015 елда ук кабул ителде. Әмма Россиядә яңа экокласс кертү "Евро" транспорт чаралары өчен ниндидер чикләүләр дигәнне аңлатмый. 

Авиапассажирларга компенсацияләр артачак 

28 декабрьдән пассажирлар, багаж һәм йөк ташуга бәйле рәвештә китерелгән зыян өчен компенсация түләүләренең максималь күләме үзгәртеләчәк. Бу хакта элегрәк гражданнар авиациясе халыкара оешмасы хәбәр иткән иде. Һәм Росавиация сайтында да әйтелә. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу очракта яңа түләүләр СПЗда (махсус үзләштерү хокукы) белдерелә. Бу Халыкара валюта фонды файдалана торган шартлы исәп-хисап берәмлеге. Аның курсы 27 ноябрьдә, 1,37 доллар тәшкил иткән. 
Соңгы тапкыр авиакомпанияләрнең җаваплылыгы чикләре ун ел элек яңадан каралды. Пассажирның үлеме һәм зыян күргән өчен түләү күләме 13,9 процентка арткан. 

Ипотеканы реструктуризацияләү буенча дәүләт программасы тәмамлана 

31 декабрьгә кадәр катлаулы финанс вәзгыятенә эләккән россиялеләр әле тагын заемщикларга дәүләт программасы кысаларында ипотека кредитларын реструктуризацияләү килешүләрен төзи ала. Ә аннары биш елга якын эшләгән программа тәмамлана. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең 23.10.2019 N 1360 нчы карарында әйтелә. 
Бу дәүләт программасында өч һәм аннан күбрәк баласы яки инвалид баласы булган ата-аналар катнаша ала. Шулай ук 35 яшькә кадәрге, ким дигәндә бер баласы булган яшь ата-аналар. 
31 декабрьдән соң нәрсә булачак? Киләсе елда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка программалары һәм ипотека каникуллары дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев