Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 апрельдән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка язылу башлана

Балаларны беренче сыйныфка Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итү ике этапта узачак, аларның беренчесе 1 апрельдә старт алачак. Бу хакта ТР Саннар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче этап, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш, өстенлекле хокукка ия балалар өчен билгеләнгән.

 

Икенче этап 1 июльдән буш урыннар тулганчыга кадәр, ләкин 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча дәвам итәчәк. Ул белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәми торган балалар өчен билгеләнгән.

 

Гариза тапшырганнан соң биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк: ата-ана паспорты (законлы вәкил), яшәү урыны буенча баланы теркәү турында таныклык, мәктәп сайтыннан бастырылган гариза (кулдан мәктәптә булган үрнәк буенча тутырыла), шулай ук баланың туу турында таныклыгы.

 

Кабул итү мәктәп приказы белән өстенлекле, беренче чиратта һәм чираттан тыш хокукы булган балалар өчен гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә.

 

Беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен мәктәпкә алу, гариза һәм кирәкле документлар пакеты бирелгәннән соң, биш эш көне дәвамында рәсмиләштерелә.

 

Элегрәк «Татар-информ " хәбәр иткәнчә, 2022 елда балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү кампаниясе 38 мең яшь казанлыны колачлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев