03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1263 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 809ы – шәһәрдән, 454е районнан булган.
382 кешене госпитализацияләгәннәр: 285е – шәһәрдән, 97се – районнан.\Толстой урамында йортны тышлаган вакытта 4 метр биеклектән егылып төшеп җәрәхәтләнгән 36 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматологиягә китергәннәр.
Комаров урамында 57 яшьлек хатын-кызны ире кыйнаган. Баш мие селкенгән хатын-кызны дәваханәгә алып килгәннәр.
Комаров урамында дару төймәләре эчеп агуланган 2 һәм 4 яшьлек балага медицина ярдәме таләп ителгән. Аларны дәваханәгә китергәннәр.
Төзүчеләр проспектындагы йортта 1 яшьлек балага кайнар май түгелеп, тәне пешкән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев