Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 910 чакыру кабул итеп алга

Шуларның 591е – шәһәрдән, 319ы районнан булган. 365 кешене госпитализацияләгәннәр: 262се – шәһәрдән, 103е – районнан.

Чапаев урамында күршесе башына шешә белән суккан 34 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.
Гоголь урамында 6нчы каттан егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән, боты сынган, травматик шок хәлендәге 20 яшьлек егет янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Кече Кызыл урамында билгесез кешеләр күк рәгенә пычак кадаган 35 яшьлек ир-атка медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә алып килгәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев