02 Эчке эшләр бүлегендә 52 җинаять теркәлгән.
Шуларның 39ы – шәһәрдә, 13е районда булган.
19 җинаять ачылган, 19ы – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә алдан уйлап авыр зыян салу, 1 талау, 30 урлау, 15 мошенниклык булган.
Үзәк район дәваханәсе реанимациясенә 50 яшьлек хатын-кызны баш мие җәрәхәте белән китергәннәр. Тикшерүләр күрсәтүенчә, аңарда беренче типтагы шикәр диабеты булган. Имгәнүен ул канында шикәр составы артудан егылуы белән аңлатырга тырышкан. Шулай да бу очрак буенча тикшерүләр алып барыла.
Шешәдәшләр арасында ызгыш чыгып, берсе икенчесенең күкрәгенә отвертка белән кадаган. Нәтиҗәдә, 45 яшьлек хатын-кызны күкрәгендәге җәрәхәт белән дәваханәгә китергәннәр.
12 сентябрьдә 3 сәгать 40 минутта Яшел Үзән механика көллиятенең электрон почта адресына мина куелу белән янап хат килгән. Әмма тикшерүләр нәтиҗәсендә бинада бернинди дә шартлаткыч табылмаган. Хәзерге вакытта янаучыны эзләү буенча чаралар алып барыла.
Яшел Үзәннең Шевченко урамындагы кибеттән 7 шешә шәраб урлап чыкканда 39 яшьлек яшел үзәнле тотылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев